+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
1 Ноября 2019, 03:51

Закон – һәркем өчен!

Прокурор язмалары...

Права да юк, эш тә мәҗбүри


Уфаның Киров район суды 53 яшьлек кешегә карата хөкем карары чыгарды. Ул Русия Җинаять кодексының 264.1 мәддәсендә каралган җинаять кылуда (элек шундый ук хокук бозган өчен административ җәзага тарттырылган кешенең исерек хәлдә янә транспорт белән идарә итүе) гаепле дип табыл­ган.

Судта быел июньдә ирнең исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе расланды. Шул ук вакытта элегрәк ул административ җаваплылыкка тартылган һәм исерек килеш руль артына утырган өчен транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән була.

Ул гаебен тулысынча таныган. Суд аны 220 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем иткән, тагын да ул 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.


“УАЗ” менеджерына штраф салынды


Район прокуратурасы таләбе буенча унитар предприятие менеджерына товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу турындагы законны бозган өчен штраф салынды.

Уфа шәһәренең Киров районы прокуратурасы “Административ биналар белән идарә итү” (УАЗ) предприятиесе эшчәнлегендә юридик берәмлек­ләрнең аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

“УАЗ” предприятиесе сатып алу эшчәнлеген башкара. Ул Югары Яркәй авылында поликлиника төзегәндә кирәкле материаллар һәм җиһазлар белән тәэмин итүне тормышка ашыру һәм төзелеш-монтаж эшләрен үткәрү буенча подряд килешүе төзи.

Шул ук вакытта, закон таләпләрен бозып, предприятие тарафыннан сатып алуларны гамәлгә ашыру кысаларында бердәм мәгълүмати системада сатып алулар үткәрү турында документлар, килешү проектлары, протокол, шулай ук килешү үзе урнаштырылмаган.

Бу факт буенча район прокуратурасы “УАЗ” предприятиесе менеджерына карата административ эш кузгаткан. Аны тикшерү нәтиҗәләре буенча, ул 30 мең сум штрафка тарттырылды.

Моннан тыш, район прокуратурасы предприятие директоры адресына күрсәтмә кертте, ул тикшерелгән һәм канәгатьләндерелгән. Бер вазыйфалы кеше дисциплинар җаваплылыкка тарттырылган.


Студент ни сәбәпле үлгән?


Район прокуратурасы Башкортстан кооператив техникумы студентының паркта физкультура белән шөгыльләнгәндә үлеме очрагын тикшергән.

Белем бирү учреждениесенең мәгариф һем лицензияләү турындагы законнар таләпләрен үтәвен тикшерү максатларында район прокуратурасы хезмәткәрләре Башкортстан буенча Мәгарифкә күзәтчелек идарәсе һәм БР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә Башкортстан кооператив техникумына һәм Башкортстан кооператив институтына барганнар.

Тикшерү барышында вазыйфалы кешеләрнең лицензия таләпләренә туры килә һәм укучыларның хәвефсезлек таләпләренә җавап бирә торган белем процессын оештыруына бәя биреләчәк.


Нәфеснең чиге юк


Киров район суды Уфа шәһәрендә яшәүче 32 яшьлек кешегә карата хөкем карары чыгарды. Ул караклык кылуга омтылуда гаепле дип табыл­ган.

Судта ачыкланганча, “Ак Барс Банк” хез­мәткәренең физик берәмлекләрнең срогы чыккан бурычлары белән эшләү буенча бүлеге инспекторы банк дәгъвасы буенча җавап бирүчегә акчалата бүләк өчен судта эшне караганда гамьсез калырга, суд утырышларына бармаска һәм оппонентка төрлечә комачауларга вәгъдә биргән. Ул үз гамәлен 60 мең сумга бәяләгән.

Агымдагы елның гыйнварында, акча тапшырганнан соң, ир тоткарлана. Ул гаебен танымаган.

Суд аңа 70 мең сум штраф чәпәгән. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Флүзә КӘЛИМУЛЛИНА,

Уфаның Киров районы прокурорының өлкән ярдәмчесе.
Читайте нас