Балыклар үлеме һәм 9 миллион сум штраф.
Агымдагы елның июлендә химик матдәләр агып төшү нгәтиҗәсендә Изәк елгасының пычрануы, балыклар үлү хакында хәбәр ителгән иде.
Башкортстанның Табигатьне саклау прокуратурасы бу уңайдан «ПОЛИЭФ» җәмгыятенең эшчәнлеген тикшерде һәм аның гаебен ачыклады.
Хокук сакчылары әйләнә-тирәлеккә килгән зыянны 9 миллион сум дип исәпләп чыгарган. Предприятиедән шушы зыянны каплату таләп ителде, дип яза “Башинформ”.