“Инцидент” программасы юлны да төзәткән, урамны да яктырткан
Зианчура районы Исәнгол авылының Ключевая урамындагы юлның әлеге өлешеннән элек атлап та үтә алмаганнар. Ә Илсөяр Кыдрасова аның буенча инвалид коляскасын этеп йөртергә мәҗбүр булган. Аның баласында ДЦП диагнозы. Кайчагында бу юлны узу өчен такси хезмәтеннән файдаланырга туры килгән. Ключевая урамындагы асфальт катламы 1997 елда урамга газ керткән вакытта ук сыдырып алынган. Аннары яңгырлардан соң юлга су җыела башлаган, халык бата-бата көчкә өйләренә кайтып җиткән. Даими шикаятьләрдән соң гына анда ком сала башлыйлар. Тик дымлылыктан ул баткакка әйләнә.
“Коляска белән йөрүе авыр иде, зур күлләвекләр аша аны этеп чыгарып булмый. Көпчәкләр астыннан вакташ оча. Бик авыр булды, биредә дистәләрчә еллар дәвамында бернинди ремонт эше дә үткәрелмәде”, — ди Илсөяр Кыдрасова.
Ключевая урамында мөмкинлекләре чикле берничә бала, картлар һәм коляскада гына утырган бер инвалид яши. Шушы елның гыйнварында Илсөяр Кыдрасова Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битенә юлны тәртипкә китерүне сорап мөрәҗәгать язган. Аны “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән.
“Район хакимияте халыкның мөрәҗәгатенә оператив җавап бирде, әмма бу урамны бары тик агымдагы елның өченче кварталында гына асфальтлый алдылар. Һәм менә күптән көтелгән хәбәр килде. Урам асфальтланып беткән, хәзер аның буйлап рәхәтләнеп йөреп була”, — ди Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте каршындагы халыкның социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләре буенча эшче төркем хезмәткәре Салават Гарипов.
Шунысы игътибарга лаек, бу Зианчура районында “Инцидент” системасы ярдәмендә хәл ителгән бердәнбер проблема түгел. Исәнгол авылының 3нче бистәсендә яшәүчеләр караңгы урамнарга зарланган. Уку яктылыкка илтсә дә, мәктәпкә кадәр юл бик караңгы булган.
“Күпләрнең мәктәпкә җәяү йөрүче кечкенә балалары бар. Кышын караңгы. Ярар, җәй көне якты да булсын ди. Яз, көз иртә караңгы төшә, соң яктыра. Кыш бик караңгы безнең якларда. Этләр йөри. Кыскасы, балаларны мәктәпкә җибәрү куркыныч иде”, — диләр шушы тирәдә яшәүчеләр.
Әлеге уңайсызлыклар турында алар социаль челтәрләрдә язган. Шикаятьне “Инцидент” системасы теркәгән һәм хәлне төзәтү өчен аны район җитәкчелегенә юллаган. Проблеманы хәл итү өчен вакыт һәм берничә киңәшмә үткәрү кирәк булган. Әмма нәтиҗәсе куандыра. Берничә ай эчендә фонарьлар бөтен микрорайонда кабынган.
Хәзер урамда курыкмыйча йөрергә мөмкин. Якты, коры, күңелле.
Урамнарны, яктырту проблемасына республика Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәләрнең берсендә аерым игътибар юнәлтте. Ул кешеләргә караңгыда йөрергә туры килмәсен өчен муниципалитетлар җитәкчеләренә тәртип урнаштырырга кушты. Һәм моның өчен урыннардагы җитәкчеләр җавап бирергә тиеш. Мәсәлән, киңәшмәдән соң, Исәнгол авылының өченче микрорайонында гына да “Якты шәһәр” программасы буенча әлеге максатларга ике миллион сумнан артык акча бүленгән.
“Бу безнең өченче бистә. Бүгенге көндә биредә йөзгә якын йорт исәпләнә. Әлеге программа ярдәмендә без бу урамны яктыртуга ирештек. Микрорайонда 100гә якын яктырткыч урнаштырдык”, — ди Исәнгол авыл Советы хакимияте башлыгы Роберт Мәсәгутов.
“Инцидент-менеджмент” мониторинг системасы “ВКонтакте”, Facebook, Instagram һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә халыкны нәрсә борчыганын күзәтеп тору мөмкинлеге бирә. Барлык шикаятьләр буенча да программа ярдәмендә район хакимиятләре хезмәткәрләре реаль вакыт режимында күзәтә ала торган статистика алып барыла. “Инцидент”ка эләккән мәсьәлә хәл ителгәч һәм шикаять язган кеше җавап алгач кына ул исәптән төшерелә.