Университет доценты, бик күп титулларга ия галим кеше үтерүдә гаепләнә
9 ноябрьдә илнең төньяк башкаласында Мойка елгасыннан 63 яшьлек тарихчы, Санкт-Петербург дәүләт университеты доценты Олег Соколовны тартып чыгаралар. Үзе белән пакеты да була, анда өзеп алынган ике хатын-кыз кулы ята. Соңрак галимнең бергә яшәгән һәм өйләнергә җыенган 24 яшьлек элекке студентын үтерүе ачыклана.
Соколов гаебен шунда ук таный. 11 ноябрьдә суд аны ике айга кулга алды. Галимне кулга алу мәсьәләсе хәл ителгән Октябрь район суды утырышын бөтен ил күрде. Һәм ул галимнең портретын берникадәр ачып салды.
...Тарихчы пыяла читлектә утыра, ул бөтенләй югалып калган. Вакыт-вакыт борынын сеңгерә — теге көнне куллар салынган пакетны батырганда ялгыш Мойкага егылып төшеп, салкын тидергән. Утырыш башланганнан соң ук ул елап җибәрде, аннары башын куллары белән тотып улый ук башлады. Утырышны бер-ике минутка өзделәр...
Суд барышында тарихчы тагын берничә тапкыр елап алды — әйтик, тикшерүче әкрен генә Соколовның үзе белән бергә яшәгән Анастасия Ещенконы үтерүен, обрездан дүрт тапкыр атуын, шуннан соң мәетне тураклап, бер өлешен Мойка елгасына ташлавын укыганда.
Утырышта кеше үтерүен таныган Соколов үзе үкенүен һәм “бу хәлгә шаккатуын” ассызыклады. Тарихчы тикшерүнең кулга алу турындагы үтенече белән килешүен белдерде. Әмма йорт арестын сораган адвокат бу фикер белән килешми. “Олег Валерьевичны рецидивистлар белән бергә тоту һәм төрмә баландасында калдыру — акылга сыймаслык күренеш”, — дип белдерде Александр Почуев.
Соколов тагын бер кат үкенүен әйткәч, судья Максименко аннан җинаять мотивлары турында сорады. Ир калтыранган тавыш белән Анастасия Ещенко белән биш ел дәвамында яшәвен, ә бу августта аны дусларына үзенең кәләше буларак тәкъдим итүен әйтте. Соколов белдерүенчә, алар бер-берсен бик яраткан һәм туй планлаштырган, тик соңыннан мөнәсәбәтләр бозыла башлаган. Кыз ирнең элекке хатыныннан туган балалары — балигъ булмаган ике кызын телгә алганда котыра башлаган, имеш. “Идеаль әсәр булып тоелган кыз коточкыч әкияткә әверелә иде”, — ди Соколов.
Фаҗига булган көнне ул Анастасияне чәчәкләр һәм шампан шәрабы белән каршы алган һәм башта барысы да яхшы булган. Аннары сүз янә балаларга барып тоташкан. “Алга таба без контрольне югалттык. Моны күз алдына да китерерлек түгел. Мин беркайчан да болай булыр дип уйламадым...” — ди Соколов.
Үтерүне ул “коточкыч бәхетсезлек”, дип атады.
Судта тарихчының ике айга — 2020 елның 8 гыйнварына кадәр кулга алынуы игълан ителде. Соколов үзе кулга алынуга каршы килми. Ләкин СИЗОга күзлеге белән китабын соратып алган...
Шул ук вакытта, 2008 елда ук доцентның икенче студент кыз белән шәхси мөнәсәбәткә кергәнлеге һәм аны нык җәберләгәнлеге, үтерү белән янаганлыгы билгеле булды. Ул чакта эш судка барып җитмәгән: кызның сүзләренчә, “аның судлашырга көче һәм мөмкинлеге булмаган”. Интернетта Соколовның үзенә каршы дәшүче студентларны лекциядән көч кулланып чыгарып җибәрүе төшерелгән видеолар да куелган.
Ләкин эш узган шул инде. Университет җитәкчелеге кая караган? Алар Соколовның яхшы галим, педагог булуына ишарәли. Янәсе, шәхси тормышка кысылырга тиеш түгелләр. Ә бит сигналлар килгән, әйтүчеләр, төртеп күрсәтүчеләр булган...
Соколовның чын йөзен фашлар өчен Краснодар краеның төпкел станицасында туып-үсеп, үз көче белән илнең иң абруйлы уку йортларының берсенә укырга кергән, аны кызыл диплом белән тәмамлаганнан соң аспирантурада калган, киң белемле, ачык йөзле, тыйнак, искиткеч матур кыз Анастасия Ещенконың үлеме кирәк булды. Кыз аны бик нык яраткан, диләр. Яшь аралары 40 ел булуга карамастан, киләчәген аның белән бәйләргә ниятләгән...
Ә үзен Наполеон дип хис итеп, тарихи реконструкцияләрдә катнашкан Олег Соколов гадәти бер вакчыл, гарьчел, гаугачыл, үз-үзен генә яратучы ир булып чыкты. Аның илдә генә түгел, дөньяда киң билгеле уку йортында эшләве башка сыймаслык. Бу хәл әлеге дәрәҗәле университет өчен генә дә, моңа кадәр “мәдәни башкала” исемен күтәреп, шәһәр уртасыннан аккан Мойкалары белән горурланган петербурглылар өчен генә дә түгел, бөтен ил өчен хурлык!