Соңгы вакытта авылларда уңай күренеш күзәтелә. Сөенечле мисал – исерткеч эчемлекләр кулланудан баш тарту турында күмәк карар кабул итүче авыллар пәйда була. Һәр авылның аеклыкка үз юлы. Шул башлангычларның нәтиҗәсе булып, быел июль аенда Башкортстанда “Аек авыл – 2019” конкурсы башланды.
Чакмагыш районында әлеге бәйгене Рапат авыл Советы күтәреп алды. Моңа багышланган чарада катнашучылар мәчеттә, музейда, мәктәптә булдылар, анда укучыларның киездән ясалган эшләре тәкъдим ителде. Клубта кул эшләре күргәзмәсен, спорт залында гимнастика дәресләрен карадылар (биредә 30дан артык хатын-кыз актив шөгыльләнә). Бриллиант туйларын үткәрүче гаиләләрне һәм күптән түгел генә никах укыткан яшьләрне хөрмәтләделәр.Чарада авыл халкы һәм кунаклар – Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Ирек Усманов, Чакмагыш район Советы секретаре Лиүзә Дәүләтова, район Советы депутаты, мәгариф бүлеге җитәкчесе Манзура Нәбиева, район Советы баш белгече Индира Гәрәева, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Фирүзә Сакаева, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Рапат авыл биләмәсе башлыгы Радим ЛАТЫЙПОВ безгә шуларны хәбәр итте: “Аек авыл-2019” конкурсында катнашубызның төп максаты – авыл халкын аек һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, үсеп килүче буынны эчүдән һәм тәмәке тартудан саклау.
Уку елы дәвамында һәм каникулларда укучылар белән әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, тематик уеннар, алкоголизм, тәмәке тарту һәм наркомания сәбәпләрен аңлату чараларын үткәрдек. Мәктәпләрдә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәгән стендлар урнаштырылган. Китапханәнең актуаль темага почмагы бар. Клуб хезмәткәрләре даими рәвештә яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы чаралар үткәрә. Авылның иң изге урыны – мәчет, халык анда теләп йөри.
Урындагы хакимият, эчке эшләр бүлеге вәкилләре, хатын-кызлар советы, яшьләр эшләре буенча белгеч, мәктәп директоры белән берлектә айлык системалы профилактик рейдлар үткәрелә. Бу рейдларда күп балалы, яңа туган балалары булган гаиләләрнең, өлкән яшьтәгеләрнең, авыр тормышлы гаиләләрнең хәлен беләбез. Нәтиҗәләр дә бар. Элек наркология исәбендә 9 кеше торса, өчесе исәптән төшерелгән.
Кибеттә алкоголь продукциясе сатылмый, полиция участок уполномоченные белән бергә даими эш алып барыла: легаль булмаган алкоголь продукциясен сатучыларга каршы көрәш алып барыла. Агымдагы елда шуларның берсе ачыкланган һәм административ җаваплылыкка тартылган. Авыл Советы һәм хатын-кызлар советы вәкилләре, җитәкчеләр халыкны борчыган проблемаларны хәл итү һәм фикер алышу өчен даими рәвештә гражданнар җыеннарын үткәрәләр.
Бездә тырыш хезмәт, тырышлык һәм намуслылык белән уңышка ирешкән кешеләр яши, чөнки аларның төп девизы: “Аек һәм лаеклы бул!”