Мәскәүдә Русия Юристлар ассоциациясе тарафыннан оештырылган Юристлар көненә багышланган тантаналы чаралар узды.
Алар кысаларында III Бөтенрусия хокук (юридик) диктантын язуга старт бирелде. Акция бөтен ил буенча 3-10 декабрьдә узачак. Ул ил халкының хокукый мәдәняте дәрәҗәсен һәм хокукый дисциплиналарны өйрәнүдә активлыгын күтәрүгә юнәлтелгән. Диктант язучыларга бер сәгать эчендә 40 сорауга җавап бирергә туры киләчәк.
Кичә “Ел юристы” Югары юридик премиясен тапшыру тантанасы белән дәвам итте. Күпьеллык традиция буенча аны хокукый дәүләт формалаштыруга, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, шулай ук, Русия юридик фәне үсешенә өлеш керткән белгечләр билгели. Премия югары квалификацияле юристларның җәмгыять һәм дәүләт алдындагы казанышларын тану булып тора. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров та әлеге бүләккә лаек булды. Шул ук вакытта Ассоциациянең Башкортстан буенча бүлекчәсе агымдагы елда башка төбәкләр арасында иң яхшысы дип танылды.
Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан буенча бүлекчәсе диктант язуда ел саен катнаша. Республикада үткән беренче ике диктант уңай динамиканы күрсәтте. 2017 елда Русия буенча тоташ алганда диктантны 55 мең кеше язса, 2018 елда 165 мең кеше булды. Ә Башкортстанда беренче елда - якынча 500 кеше, ә икенчесендә 4 меңгә якын кеше катнашты.
Быел диктантка 6 декабрьдә югары уку йортлары һәм колледжлар нигезендә 19 мәйданчык теркәлгән. Әмма мәйданчыкларның гомум санын предприятиеләр һәм оешмаларны җәлеп итү исәбенә 100гә җиткерү планлаштырыла.