Бүген Уфада "Хокук һәм икътисад: стратегик партнерлык" Русия юридик форумы узды. Аның пленар утырышында республика Башлыгы Радий Хабиров катнашты.
Форум кысаларында пленар утырыш алдыннан Legal RACE интеллектуаль уены узды. Ул икътисадның реаль секторы вәкилләренең республика Башлыгы Кубогына хокукый ярышыннан гыйбарәт.
Анда Башкортстан Хөкүмәте, Дәүләт җыелышы-Корылтай, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе, Федераль салым хезмәтенең БР буенча идарәсе, БР Адвокатлар палатасы идарәсе һәм башка ведомстволар командалары катнашты. Уенда җиңүчеләрне Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров бүләкләде.
Җыелучыларны Радий Хәбиров сәламләде.
- Форум Юристлар көненең дәвамы буларак уза. Барыгызны да тагын бер тапкыр әлеге күркәм бәйрәм белән ихлас күңелдән котларга рөхсәт итегез!
Юрист һөнәре безнең ил, республика өчен бик мөһим. Биредә катнашучыларның күбесе гомерләрен законга, хокук тәртибенә, дәүләткә һәм халыкка хезмәт итүгә багышлады.
Быел бездә тагын бер тантаналы вакыйга – Башкортстан Республикасында юридик белем бирүгә 70 ел. Минем өчен бу да үзенчәлекле дата. Мин үзем Башкортстан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамладым. Анда эшләдем, диссертация якладым. Монда да мин БДУның хокук институты укытучыларын – яшьләрне дә, озак еллар эшләүчеләрне дә күрәм. Барыгызны да шушы юбилей белән котларга рөхсәт итегез!
Бүгенге форумның темасы бик кызыклы – "Хокук һәм икътисад: стратегик партнерлык". Аңлавыгызча, икътисади эшчәнлекне нәкъ менә хокукый көйләү бик мөһим.
Республика икътисады актив үсешә һәм, әлбәттә, безгә тормышыбызның бу тармагын үстерү өчен стандарт булмаган яңа юридик карарлар кирәк, - диде Радий Хәбиров.