Уфада искитәрлек хәл булган.
17 яшьлек кыз җәмәгать транспортында, җаен туры китереп, бер хатынның кулыннан телефонын тартып алган да автобустан сикереп төшеп калган.
Ләкин хатынның янында ире була. Ул кыз артыннан чаба. Угры куркуыннан смартфонны атып бәрә. Ләкин ир аны барыбер куып тота һәм полиция кулына тапшыра.
Кызны балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек исәпкә куйган. “Талау” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.