+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
10 декабрь 2019, 08:45

Күпбалалы ананы көндәше тукмаганмы?

Салават районында булган хәлдән соң, Айгөл ай ярым комадан чыгалмый. Табиблар аны дәвалаудан баш тарткан.

Салават районында булган хәлдән соң, Айгөл ай ярым комадан чыгалмый. Табиблар аны дәвалаудан баш тарткан.

Табиблар аның баш миендә шеш барлыгын ачыклаган. Тик алар дәваханәдә дәвалану чоры тәмам дип исәпли, алар фикеренчә, хәзер аны инвалид әнисе карарга тиеш.
Бүгенгә кадәр сәламәтлеккә авыр зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгатылмаган.

Чиләбе өлкәсенең Кропачево шәһәреннән 32 яшьлек Айгөл Галиеваны башта Мәсәгуть район дәваханәсенең нейрохирургия бүлегендә дәвалыйлар. Аннары Симга күчерәләр. Анда 7 көн тотканан соң, өенә кайтарып җибәрәләр.

Хатынның өч баласы һәм инвалид анасыннан башка якыннары юк.

- Айгөлнең туганнарыннан гариза 27 октябрьдә килде, - дип хәбәр иткәннәр хокук сакчылары 74.RU хәбәрчесенә. - Әлегә аның тән җәрәхәтләрен таныш хатын-кыз көнчелек аркасында салган дип исәпләнә. Алар арасында табында низаг чыккан.

Һаман шул табын...




Фото: 74.RU
Читайте нас