Башкортстанда балигъ булмаганнарның наркотик белән бәйле җинаятьләрдә катнашуы теркәлә. Бу хакта БР буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе начальнигы Сергей Герасимов хәбәр итте.
"Ел башыннан 14-17 яшьлек 30 бала наркотик матдәләрне саклаган һәм саткан өчен җинаять җаваплылыгына тарттырылган. Уфада да, Октябрьский шәһәрендә дә андыйлар бар. Җинаять эшләре кузгатылган, үсмерләр сак астына алынган.
Алар интернет-кибеттә эшли, наркотикларны төрле урыннарга салып калдыручылар ролен башкара, яшерен урыннар ясый. Бу очракларда үсмерләр үзләре наркотик кулланмаган. Алар тәрбияләнә торган гаиләләргә килгәндә, алар төрле: имин булмаган гаиләләр дә, яхшы яшәгәннәре дә бар. Балага акча кирәк икән, ул, ахыры турында уйламыйча, наркобизнеска бара", — дип белдерде Сергей Герасимов.
Ведомство вәкиле ата-аналарның баласының нинди сайтларда булуы, гаджетларда нәрсә эшләве, кем һәм нинди сәбәп белән аралашуы турында кызыксынып торырга тиешлеген белдерде. Тәртибен карарга, кечкенә үзгәрешләргә дә игътибар итәргә кирәк. Ата-аналар балалар белән әңгәмәләр алып барсын, аларны спорт, фән, кызыклы шөгыль белән мавыктырырга тырышсын иде.
Ел башыннан республиканың эчке эшләр органнары тарафыннан законсыз наркотик матдәләр әйләнеше өлкәсендә 5000нән артык җинаять теркәлгән. Ачыкланганнары арасында 3750гә якын авыр һәм аеруча авыр җинаять исәпләнә.