+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
11 декабрь 2019, 10:40

Үтергән дә... янына ятып йоклаган

Уфа районында бер ир төнлә өенә кайткан һәм бергә яшәүче хатыны белән мәҗлес корган.

Уфа районында бер ир төнлә өенә кайткан һәм бергә яшәүче хатыны белән мәҗлес корган.

Аннары мәҗлес акрынлап бәхәскә, бәхәс сугышка әйләнгән.
Ир, хатынын кыйнап, караватына яткырган. Бераздан соңгысы авыртуга түзә алмыйча кычкыра башлагач, тагын берничә тапкыр тондырып алган. Хатын тынган. Шуннан ир аның янына ятып йоклаган...

Хатынының үлгәнен ул иртән генә белгән.

Быел җәй булган бу хәл. Ирнең җитди психик авыруы ачыкланган. Шулай да суд, аны гаепле дип танып, сигез елга катгый режимлы колониягә озаткан.
Читайте нас