Бу коточкыч хәл көнләшү аркасында булган.
Фаҗига Чиләбе өлкәсендә булган. Ир белән хатын арасында көнләшү аркасында низаг килеп чыккан. Ир хатынын каты тукмаган, арытаба аның өстенә лосьон сибеп, ут төрткән.
Аллаһка шөкер, хатын исән калган. Арытаба ир кибеткә азык-төлек артыннан чыгып киткәч, ул полиция бүлегенә гариза белән барган.
Полиция хезмәткәрләре ирне тоткарларган. Хәзер аңа 3 елга якын төрмә яный.
Әйтергә кирәк, аларның ике баласы бар.