Санкт-Петербургта аспирант кызны үтереп тураклаган доцент Олег Соколов апрельдә аның белән туй үткәрергә ниятләгән булуын сөйләде.
Ә ноябрьдә ЗАГСка гариза бирергә җыенган, тик фаҗига моңа кадәр дүрт көн кала булган.
Санкт-Петербург дәүләт университетының элекке мөгаллиме кыз белән 2018 елдан яши башлавын, шау-шу куптарган җәнҗаллар булмавын, ә мөнәсәбәтләрнең тигез булуын сөйләгән.
- Нәрсә сөйләсәләр дә, минем өчен хәзер барыбер. Бу инде мөһим түгел. Мин аны да, үземне дә үтердем, мин дә бу дөньяда юк инде. Минем өчен хәзер Анастасия турындагы якты истәлекне саклау мөһим, - ди Соколов һәм беренче мөмкинлек булганда ук аспирант ханымның әти-әнисе алдында гафу үтенергә теләвен билгеләп үтә.