Бүген Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында Стәрлетамак шәһәрендә парковкадагы өч машинага ут төртүдә шикләнелүче тотылуы турында хәбәр иттеләр.
Ул биредә яшәүче 27 яшьлек ир булып чыга, сорау алу вакытында үз гаебен таный.
— 20 ноябрьдә төнлә Яңа Отрадовка авылында өч автомобиль яну турында хәбәр килде, — дип хәбәр итәләр ведомствода. — Тикшерү-оператив төркем кыйммәтле өч чит ил машинасы януын ачыклаган. Җинаятьче Прибрежный урамындагы автосервис янында калган автомобильләргә янучы матдә сипкән һәм ут төрткән. Аның гамәлләрен күзәтү камерасы төшереп алган.
Нәкъ шундый камералар ярдәмендә башкалада яңа гына куелган "акыллы" тукталышларга һөҗүм итүче вандалларның кем булуы да ачыкланып, алар җавапка тарттырылган иде.
Белгечләр, Уфадагы Октябрь проспекты, Әй, Карл Маркс, Беренче май, Зәки Вәлиди урамнарында, янә Инорс бистәсендә куелган камералар җинаятьчелеккә каршы көрәшүнең нәтиҗәле алымы булуын күрсәтте, дип билгели.