+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Хокук
17 Декабря 2019, 07:45

Игътибар! Бу бәндә кеше үтергән!

Уфада 65 яшьлек хатынны үтерүдә шикләнелүче ир-атны эзлиләр.

Уфада 65 яшьлек хатынны үтерүдә шикләнелүче ир-атны эзлиләр.

Аның мәетен 12 декабрь кичендә Кольцевая урамындагы бер йортта табалар. Ә 16 декабрьдә Башкортстан Тикшерү комитеты видеокүзәтү камераларына эләккән шикләнелүченең билгеләрен таратты.
— Кеше үтерү билгеләре буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү кысаларында билгесез ир-атны эзләү игълан ителде, - дип хәбәр итәләр ведомствода. — Шикләнелүче шәхесен ачыклау һәм кайдалыгын билгеләүгә юнәлтелгән тикшерү эшләре һәм оператив чаралар үткәрелә.

Аны билгеләре: күрер күзгә якынча 35-45 яшь, уртача гәүдәле, буе - якынча 175-185 сантиметр;

Кара төстәге куртка һәм чалбар, шундый ук аяк киеме, бәйләнгән кара төстәге бүрек кигән.

Әгәр сезгә бу хакта нидер билгеле булса, әлеге телефон номерлары буенча шалтыратуыгыз сорала: 8 (347) 251-62-51, 8 (347) 279-39-02, 02 яки 102 (кесә телефоныннан).



Фото: BNEWS сайтыннан
Читайте нас