Мораторийдан баш тартуга Самарада - 10, Уфада 11 яшьлек баланың ерткычларча үтерелүе этәргеч биргән. Исегездә булса, Уфада бер адәм актыгы мәктәпкә барганда бер кызны тотып, интектереп үтергән иде.
Гади гражданнар күптән моңа риза. Халыкның 65 проценты үлем җәзасын кертү яклы. Иң элек, балаларны көчләгән һәм үтергән өчен үлем җәзасы тиеш, дип исәпли алар.