+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
17 декабрь 2019, 07:40

Присяжныйлар егетне төрмәдән коткарган

Стәрлетамак шәһәр судында присяжный утырышчылар "гаепсез" дигән карар чыгарып, урындагы көллияттә белем алучы 20 яшьлек Илнар Рәхимкуловны төрмәдән коткарды.

Стәрлетамак шәһәр судында присяжный утырышчылар "гаепсез" дигән карар чыгарып, урындагы көллияттә белем алучы 20 яшьлек Илнар Рәхимкуловны төрмәдән коткарды.
Суд аны, ким дигәндә, 10 елга рәшәткә артына озата алган. Соңгы вакытта безнең судларда аклау карарлары бик ишетелмәгәнлектән, бу хәл могҗиза булып күренә.
Егетне берәүне аягына пычак белән чәнчеп үтерүдә гаеплиләр. Ә Илнар Рәхимкулов пычакны кулында тотмаган да, аның бу кеше үлеменә бернинди катнашы да юк.
Ике елга якын гомерен ялган гаепләү буенча СИЗОда үткәргән егетне 16 декабрьдә сак астыннан суд залында ук азат итәләр. Ул башта ни булганын һич кенә дә аңлый алмый һәм аклауларына да ышанмый.
Әйткәндәй, әлеге җинаятьтә гаепле кеше билгеле.

Читайте нас