Республиканы аннан арындыру өчен иң җитди чаралар күрергә кушылды.
Кичәге оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров 11 ай йомгаклары буенча өч социаль-икътисади күрсәткечне яңгыратты.Ул белдерүенчә, шушы чорда сәнәгать җитештерүе индексы 104,2 процент тәшкил иткән. Гыйнвар-ноябрьдә торак йортлар 4 процентка (2 миллион квадрат метрга якын) күбрәк сафка кертелгән. Кулланучылар бәяләре индексы 11 айда 104,7 процент булган.
“Гомумән алганда, барлык күрсәткечләр буенча үсеш күзәтелә”, — диде Радий Хәбиров.
Киләсе елда республикада авария хәлендәге 72 фельдшер-акушерлык пунктын алыштыру планлаштырыла. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерде.
Әле халыкка беренчел медицина-санитар ярдәм 2087 ФАПта күрсәтелә. Быел 28 модульле ФАП сатып алу күздә тотыла, шуларның 6сы — федераль бюджет исәбенә (5есе урнаштырылган) һәм 22се республика бюджеты исәбенә (14е урнаштырылган).
Шулай ук, Республиканың адреслы инвестицион программасы кысаларында 2020 елда 13 ФАП сафка кертеләчәк. Моннан тыш, “2020 елга кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” программасын гамәлгә ашыру кысаларында 23 миллион сумга тагын 6 өстәмә пункт төзү планлаштырылган.
2019 елның апреленнән декабренә кадәр Башкортстанда газоннарда машина куйган өчен 30,3 миллион сум штраф җыелган, дип хәбәр итте киңәшмәдә республиканың Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Владимир Спеле. Бу чорда административ комиссияләр тарафыннан яшелләндерелгән һәм башка территорияләрдә транспорт чараларын урнаштырган өчен административ штраф салу турында 24 меңнән артык карар чыгарылган. Уфа хокук бозулар саны буенча “лидер” булып тора, анда 15 миллион сумлык 12,4 мең карар чыгарылган. Башкала районнары арасында тәртип бозуларның күбесе Октябрь районында теркәлгән.
Владимир Спеле белдерүенчә, яшелләндерелгән мәйданчыкларда парковкаланган автомобильләр саны кими. Моңа муниципалитетлар тарафыннан парковкаларны оештыру һәм газоннар өчен киртәләр урнаштыру ярдәм итә. Радий Хәбиров шулай ук парковкалар өчен урыннар күбрәк булырга тиешлеген билгеләп үтте һәм республика шәһәрләрендә алар буенча хәлне җентекле анализларга кушты.
Киңәшмәдә Радий Хәбиров үсмерләр тарафыннан снюс куллану проблемасын да күтәрде. Бу тәмәкенең яңа төренә бәйле проблема республикада берничә үсмер агуланганнан соң калкып чыкты. Ачыклануынча, байтак балалар бу продуктны инде күптән куллана.
Алдагы көнне Радий Хәбиров республика буенча сатучыларга кибет киштәләреннән шушы продуктны алып ташлау өчен 24 сәгать вакыт биргән иде. Ул пакетчыкларда сатыла. Яшьләр аны тел астына салып суыра. Һәр пакетта актив матдәләр дозасы, гадәти тәмәке белән чагыштырганда, 10-15 тапкыр артык.
— Мин һаман да аңламыйм, бу снюс дип аталган матдәне чәйниләрме, суыралармы? Бу җәһәттән бездә хәлләр ничек? — дигән сорау куйды республика җитәкчесе.
— 13-16 декабрьдә муниципалитет башлыкларына мәгълүмат җибәрдек. Урыннарга чыгып та мониторинг ясадык. Уфа буенча 40 мөрәҗәгать булды, шуларның сигезе расланды. 13 декабрьдә закон бозуларның 25 проценты, аннары 7,5 проценты ачыкланды. Республика һәм федераль челтәрләр дә бу чакыруга актив кушылды. Тәмәке сатучы челтәрләр белән дә эш алып барылды, — диде республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин.
Ләкин моның белән генә эш бетми, ул Интернетта да сатыла, дип белдерде Радий Хәбиров.
—Яхшылап тикшерергә кирәк. Административ карарлар белән генә моңа чик куеп булмаячак. “Роспотребнадзор”дан саннар алырга, тирән анализ ясарга кирәк. Җинаять эшләре кузгату зарур. Сатуны тыйсак та, социаль челтәрләрдә ул барачак. Бу эшне ахырына кадәр җиткерергә, бу зәхмәтнең каян килүен белергә кирәк, — диде ул.
Киңәшмәдә, шулай ук, “Башкортстан ихаталары” программасын гамәлгә ашыру барышы, Яңа ел бәйрәмнәрендә хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре дә каралды.
— Былтыр республикада ун көнлек бәйрәм чорында 258 янгын очрагы теркәлгән. Аларда 22 кеше һәлак булган, 15е җәрәхәтләнгән. Бу бик зур саннар. Мондый фаҗигаләрне булдырмау өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк, — диде Радий Хәбиров.