Стәрлетамакта тикшерүчеләр “Авангард” оборона предприятиесеннән йөзләгән тонна шартлаткыч югалганнан соң “аеруча зур күләмдә урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
“Ведомости” мәгълүматлары буенча, “Авангард” заводында 276 тонна шартлаткыч калдыклар җитмәү ачыкланган. Алар хәрби подряд буенча снарядларны утильләштергәннән соң барлыкка килгән. Басма чыганаклар хәбәр иткәнчә, урлау 2017 елның ноябреннән 2019 елның мартына кадәр дәвам иткән. Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы карамагындагы “Авангард” предприятиесе калдыкларны мөстәкыйль рәвештә эшкәртә һәм ниндидер шәхси фирмага саткан булуы мөмкин. Заводның генеральный директоры Әзгать Ибраһимов шартлаткычның урлануын кире кага, дип яза “Башинформ”.