+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
18 декабрь 2019, 11:30

Берсе акчасыз калган, берсе машина алган

Игътибарсызлык әнә шундый хәлләргә дә китерә.

Игътибарсызлык әнә шундый хәлләргә дә китерә.
Мәскәү өлкәсендәге Лобна шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек Олег Г. бер танышыннан 40 мең сум акча алып тора. Аннары ул әҗәтен кайтару өчен картадан картага акча күчерә. Акчаны чит кешегә күчергәнен Олег берничә сәгатьтән генә абайлап ала. Акчаны ялгыш салган карта хуҗасына шалтырата. «Миңа берни дә килмәде», — дип җавап бирә аңа карта хуҗасы.
Олег исә полициягә барып гариза яза. Хәзер Лобна шәһәре судында "урлашу" турында эшне карыйлар. Суд алдына Мәскәүдә яшәүче 17 яшьлек Сергей басачак.
"Чынлыкта, миңа акча килде. Дустым 35 меңгә „Жигули“ сата иде. Мин картадагы акчага машина сатып алдым. Район буйлап йөрергә ярап тора ул. Машина йөртү таныклыгым юк, үзем бераз йөртә беләм. Биш меңне вак-төяккә тотып бетердем. Дуслар белән кафега бардык", — дип сөйли бу егет.
Әлбәттә, бу күчерүләрне банк системасы теркәп барган. Җинаять эшендә шушы белешмәгә нигезләнеп гаепне исбатлаганнар.
"Урлашу" мәддәсе буенча гаепләнүче 17 яшьлек үсмерне ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.
Читайте нас