Балаларын мәктәпкә йөртмәгән, йортына беркемне дә кертмәгән, йөрәк чирле улын дәваламаган... Социаль һәм башка хезмәтләр кая караган?
Ленингард өлкәсеннән Андрей Бофт хатыны һәм сигез баласы (алтысы уртак) белән яши, аларның өлкәненә - 24, кечесенә җиде яшь. Өйдә иконалар бик күп, һәм һәр бүлмәдә диярлек корал, сугыш кирәк-яраклары ята. Гаилә башлыгы үзен Оборона министрлыгы Генераль штабының Баш разведка идарәсе полковнигы дип таныштыра. Әмма аның махсус хезмәтләргә бернинди катнашы булмавын ачыклана.
Гаилә тыштан яхшы күренүче коттеджда яши, әмма аның эчендә хәерчелек, җимереклек хөкем сөрә. Подвалда - тир, аның диварларында - пуля эзләре.
Гаиләдә бер бала да мәктәпкә йөрми, әмма чиркәүдә еш күренә. Балалар беркем белән дә аралашмый. Алар янына килгән ике кызга әти кеше тоз белән мылтыктан ата. Биредә йөрәк чирле малай үсә. Әмма аны дәваханәгә йөртмиләр.
46 яшьлек ирнең 13 яшьлек кызы әтисенә сексуаль хезмәт күрсәтүе турында сөйли. Кызганычка каршы, ул бик озак "телгә килергә" курка. Күршеләрнең берсе хокук саклаучыларга бу йортта корал склады булырга тиешлеге турында хәбәр иткәч кенә, бирегә моңа кадәр игътибар итәргә тиешле барлык хезмәтләр дә килеп тула.
Ә сезнең күршедә кемнәр яши, җәмәгать?