+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
19 декабрь 2019, 13:20

Балаларга гаурәтен күрсәткән ир закон алдында җавап бирәчәк

Башкаланың Шамонино бистәсендә тәртип бозучы бу кешегә травматик пистолеттан атканнар. Әмма эш моның белән генә бетмәгән әле.

Башкаланың Шамонино бистәсендә тәртип бозучы бу кешегә травматик пистолеттан атканнар. Әмма эш моның белән генә бетмәгән әле.

Шактый исерек бу кеше биредәге автосервис хуҗасына һәм хезмәткәрләргә ташланган. Аңа шунда травматик коралдан атканнар. Шуннан соң урам уртасында кече ихтыяҗын үтәгән, моны бу вакытта аның яныннан узып баручылар арасында балигъ булмаганнар да күргән.
Дебоширны хастаханәгә китергәннәр. Икенче көнне ир уй-фикерләрен аңлата алу хәленә килгән һәм полиция хезмәткәрләре сорауларына җавап биргән. Аның сүзләренә караганда, ул автосервис хезмәтләренең сыйфатына канәгатьсезлек белдергән. Конфликт автосервис хуҗасының аңа травматик коралдан атуы белән тәмамланган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан бу фактны тикшерү турында хәбәр итәләр, аның нәтиҗәләре буенча тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк.



Фото: news.nashbryansk.ru
Читайте нас