Русиягә алар белән көрәштә халыкара оешмалар да ярдәм итә.
Русиядә законсыз баючыларның милкен конфискацияләү мәсьәләсендә эшчәнлекне активлаштырырга кирәк. Акча үзләштерүгә каршы финанс чаралары әзерләгән халыкара төркем (FATF) шундый тәкъдим кертә.
Әгәр дә милекләре гадел тапкан акчалары һәм башка рәсми керемнәре белән расланмаса, судьялар, депутатлар, сенаторлар һәм чиновникларга карата җәзаны катгыйлаштыру турында сүз бара, дип яза РБК.
FATF Русиядә тикшеренүләр үткәргән. Русия җинаятьчел юл белән тапкан акчаларны “тазарту” үзәге түгел. Аларны, нигездә, башка илләрдә “юалар”.
Русия – коррупция аша акча “ясау” чыганагы булып тора. Шуңа күрә моңа каршы эшчәнлекне нәтиҗәлерәк итү өчен җинаятьчеләр милкен конфискацияләү механизмнарын тагы да камилләштерергә кирәк.