+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
19 декабрь 2019, 07:35

Полиция хезмәткәре үсмер кызны кыйнаган өчен төрмәдә утырачак

30 яшьлек полиция капитаны Р. Азнабаев 17 яшьлек яшүсмер кызны кыйнауда Совет район суды тарафыннан гаепле дип табылган.

30 яшьлек полиция капитаны Р. Азнабаев 17 яшьлек яшүсмер кызны кыйнауда Совет район суды тарафыннан гаепле дип табылган.

Фемида хезмәткәрләре аңа гомум режимлы колониядә өч ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. Азат ителгәннән соң ул хокук саклау органнарында ике ел дәвамында вазыйфа били алмаячак.
Тикшерү барышында килеп чыккан хәлнең төрле версияләре каралган. Капитан Азнабаев балигъ булмаган кызга карата вак урлашу турындагы эшләрне ике тапкыр тикшерә. Кыз өчен соңгы нокта Иван Якутов урамында күмәк сугышу булды.

Тикшерүчеләр, үсмерне тоткарлаганнан соң, полицейский махсус чаралар кулланган һәм аны җинаятьне танырга мәҗбүр иткән, дигән нәтиҗәгә килгән. Азнабаев кача, хәтта федераль эзләүгә дә игълан ителә.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хезмәт тикшерүе билгеләгәннәр һәм полиция хезмәткәре гамәлләрендә хокук бозулар тапмаганнар, дип хәбәр итә “Башинформ”.
Читайте нас