44 яшьлек хатын 19 яшьлек кызын балта белән чапкан һәм ишегалдында күмеп куйган.
17 сентябрьдә Төмән шәһәренең Пролетар урамындагы шәхси йортларның берсендә бер кызны вәхшиләрчә үтергәннәр. Бу турыда Русия Тикшерү комитетының Төмән өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге хәл турында 15 декабрьдә генә билгеле булган. Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр кызны үтерүдә шикләнелүчене табып тоткарлаган. Ул беркайда да эшләмәүче, моңа кадәр ирен үтергән өчен хөкем ителгән 44 яшьлек хатын булып чыккан.
Тикшерү версиясе буенча, исерек хатын 19 яшьлек кызын балта белән чапкалап үтерә. Ул баласына бик күп тапкыр балта белән суга. Кыз шунда ук һәлак була. Җинаять эзләрен яшерү өчен ул бергә яшәгән ире белән кызының мәетен ишегалдында күмеп куя.
URA.RU сайты хәбәр иткәнчә, җинаять турында полициягә бу гаиләнең туганы хәбәр итә. Ул кызны анасы үтерү ихтималлыгын, аның төрмәдә утырып чыккан кеше булуын сөйли. Полиция хезмәткәрләре бакчада күмелгән мәетне таба. «Үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше ачылган.
44 яшьлек хатын кызын үтерүен таный. Ул кызы һәм бергә яшәгән ире арасында мөнәсәбәтләр бардыр дип көнләгән.
Бу хакта тулырак:https://intertat.ru/news/incident/18-12-2019/44-yashlek-hatyn-19-yashlek-kyzyn-balta-bel-n-chapkan-m-ishegaldynda-k-mep-kuygan-5710597