+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
19 декабрь 2019, 10:35

Шәһәр башлыгы депутат белән судлаша

Депутат башлыкның хезмәт хакын арттыруга каршы чыккан.

Депутат башлыкның хезмәт хакын арттыруга каршы чыккан.

Чиләбе өлкәсенең Верхнеуфалей шәһәре Советы башлыгы Вера Ускова Шәһәр җыелышы депутаты Евгений Савельевны судка биргән, дип хәбәр итә ТАСС.
Шәһәр башлыгы судтан үзенең намусын, эшлекле репутациясен яклауны сорый. Эш шунда: шәһәр башлыгының хезмәт хакын арттыру өчен тавыш биргән чакта депутат Савельев кына каршы чыккан.

Депутат бу адымын, “шәһәр башлыгы үз вазыйфаларын тиешенчә үтәми, шуңа күрә хезмәт хакын арттыруга лаек түгел”, дип аңлата.



Фото: Социаль челтәрдән
Читайте нас