Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 13 декабрьгә каршы төндә бу кеше кәеф-сафа корып утырганда әлеге бичара хатын белән бәхәсләшә, конфликт барышында аны кыйный, соңгысы алынган җәрәхәтләрдән үлә. Шуннан соң җинаять эзләрен яшерер өчен ул мәетне шәһәр читенә алып чыгып күмеп куя.
Ир кулга алынган. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, ул Русия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Псковтагы филиалы укытучысы булып чыга.
Ведомство мәгълүматлары буенча, ир 54 яшьлек хатынны үтерүен таныган. Тикшерүчеләр РФ Җинаять кодексының "кеше үтерү" мәддәсе буенча эш кузгаткан. Кылынган җинаятьнең барлык шартларын ачыклау буенча тикшерү эшләре алып барыла.