+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
20 декабрь 2019, 17:00

2,5 миллион сумлык презерватив - чүплеккәме?

Контрафакт презервативлары белән тулган йөк машинасы Алма-Атадан Башкортстанга юл ала, әмма аны Чиләбе өлкәсенең таможня хезмәте хезмәткәрләре туктата.

Контрафакт презервативлары белән тулган йөк машинасы Алма-Атадан Башкортстанга юл ала, әмма аны Чиләбе өлкәсенең таможня хезмәте хезмәткәрләре туктата.
Анда Contex маркалы 27 мең шикле контрацептив булган.
- Сәүдә маркасы хуҗасы товар билгесен куллану хокукы бирмәвен һәм продукциянең ялган булуын раслады. Китерелгән зыян 2,5 миллион сумга якын тәшкил итте, — дип хәбәр итә Чиләбе таможнясының товарлар кертүне һәм аларның әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Денис Соляников. - Төргәктә контрафактның ачык билгеләре ярылып ята: полиграфиянең түбән сыйфаты, текст һәм график элементларның туры килмәве, оригиналь булмаган серияле номер куллану. Димәк, алар кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра.
Бу эштә катнашучылар закон алдына басачак.

Фото: ufa1.ru







Читайте нас