38 яшьлек ирнең гәүдәсе бүген Борай районының Таңатар авылында табыла.
Вафат булган кеше шушы авылныкы булган һәм 13 декабрьдән хәбәрсез югалган дип саналган. Матбугат чаралары мәгълүматлары буенча, аны үтереп капчыкка салып куйганнар. Ирнең муенында пычак эзләре булган.
Билгеле булуынча, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары вакыйга урынында эшли һәм фаҗиганең детальләрен билгели.