+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
20 декабрь 2019, 19:40

Казанда тамаданы хөкем итәләр

Халыкка күңелле кәеф бүләк итүче кеше үтерүдә гаепләнә?

Халыкка күңелле кәеф бүләк итүче кеше үтерүдә гаепләнә?
Казанда популяр тамада сөйгән кызын үз-үзенә кул салырга мәҗбүр итүдә гаепләнеп, суд каршына баскан. 27 яшьлек тамада сөйгән кызы белән низагка кергәннән соң, аннан бөтен биргән бүләкләрен кайтаруын сораган. Аннары кызның телефонын тартып алган һәм аны фатирга бикләп чыгып киткән.
Берничә сәгатьтән кыз кухня тәрәзәсен ачып, аннан сикергән, ул алган тән җәрәхәтләреннән үлгән.
Хәзер кызны мондый адымга җиткергән егет суд каршында җавап тотачак.
Читайте нас