+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
21 декабрь 2019, 15:45

Лубянкадагы Манюров кем булган?

Мәскәүдә атыш башлаган кеше «Бердәм Русия» партиясе әгъзасы, диләр.

Мәскәүдә атыш башлаган кеше «Бердәм Русия» партиясе әгъзасы, диләр.
Мәскәүдә атыш башлаган Евгений Манюров, аның әнисе сүзләренә караганда, «Бердәм Русия» партиясендә торган. Бу хакта «Московский комсомолец» язып чыккан.
Евгенийның әнисе улының бу партиягә яшьли (әле аңа 39 яшь тулган) керүе, Владимир Путинга ихтирам белән каравы турында сөйләгән.

Соңгы вакытта ул беркайда да эшләмәгән, еш кына кемнәр беләндер телефоннан сөйләшкән. Әмма әнисе сүзнең ни турында икәнен аңламаган, чөнки улы инглиз телендә аралашкан. Атучының өендә җиде төрле ату коралы һәм патроннар табылган.

Лубянкадагы атыш нәтиҗәсендә ЮХХДИ һәм ФСБ хезмәткәрләре һәлак булды, Манюров атып үтерелде, биш кеше яраланды, дип хәбәр итә “Эхо Москвы”.



Фото: Социаль челтәрдән
Читайте нас