+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
22 декабрь 2019, 08:45

Бер айлык баласын идәнгә атып бәргән

Аның алдыннан тукмаган.

Аның алдыннан тукмаган.

Чиләбедә сабыйны үтерүдә гаепләү белдерелеп, 29 яшьлек ир кулга алынган.
Тикшерү фаразы буенча, 19 декабрьдә кичке вакытта бу ир, бер айлык улы елау сәбәпле, берничә тапкыр балага сугып, аны идәнгә атып бәргән. Табиблар коткарып калырга тырышса да, бер тәүлектән соң бала дәваханәдә җан бирә.

Җинаять кылган вакытта баланың әнисе янәшәдә булган. Ул ирне туктатырга омтыла, әмма булдыра алмый.

Алар өчесе яшәгән. Хатын бу ир белән язылышмаган, тик ул баланың биологик әтисе. Элегрәк ир мөлкәткә кагылышлы җинаять кылган өчен җаваплылыкка тарттырылган булган. Ул гаебен таныган.
Фото: "АиФ.ру"
Читайте нас