Ике кешене үтерүдә гаепләнүче полицейскийлар кулга алынган.
Бурятиядә 2002 елда 17 һәм 18 яшьлек кызларны үтергән булганнар. Әмма ул чакта гаеплеләрне ачыклый алмаганнар. Күптән түгел бу җинаять өчен ике кеше – пенсиядәге һәм әлегәчә хезмәт иткән ике полицейский кулга алынган. Тикшерү комитетының Бурятия буенча идарәсе белдерүенчә, бу икәү (ул вакытта милиционерлар) үтерелгән кызлар белән кәеф-сафа корганнар. Тора-бара үзара бәхәс чыккан, сугыша башлаганнар. Нәтиҗәдә, милиционерлар кызларны үтергән. Ул чакта тикшерүгә ФСБ да кушылуга карамастан, җинаятьнең төп мотивлары ачыкланмый калган булган.
Үтерүчеләрнең берсе полициянең район бүлегендә хезмәтен тутырып пенсиягә чыккан, икенчесе, хәзер инде полковник, федераль дәрәҗәдә югары пост биләгән, дип яза «Открытые медиа».