+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
22 декабрь 2019, 13:10

Машинасына трос тагып торган булган...

21 декабрьдә Башкортстан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә сигез кеше үлгән.

21 декабрьдә Башкортстан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә сигез кеше үлгән.Тагын 21 кеше зыян күргән. Тәүлек эчендә барлыгы 15 автомобиль авариясе теркәлгән. Бу хакта Башкортстан буенча ЮХХДИ инспекциясе хәбәр итә.Дүртөйле районында Дүртөйле-Нефтекама автоюлының 26нчы чакрымында "Гранта" һәм "MAN" йөк машинасы бәрелешкән. Җиңел автомобильнең ике пассажиры, Агыйдел шәһәре һәм Краснокама районы хатыннары вакыйга урынында вафат була, авыр җәрәхәтләр белән машина йөртүче үзе дәваханәгә урнаштырыла.Җиңел машина руле артында Агыйдел шәһәрендә яшәүче 62 яшьлек ир була, йөк машинасына Ишембайда яшәүче 45 яшьлек ир-егет идарә итә.Икенче авария Нуриман районында Уфа — Иглин — Красная горка — Павловка трассасы һәм Павловка электрофикация урамнары киселешендә бер сәгать ярым вакыт узгач теркәлә. Анда 55 яшьлек "Ford Transit" водителе "Жигули" машинасын алып китү өчен трос тагып торган водительне бәрдерә.43 яшьлек ир шул урында вафат булган. Вахта автобусындагы җиде пассажир зыян күрмәгән.
Фото: "Уфа1.ру"
Читайте нас