+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
23 декабрь 2019, 07:05

Чәчәк кебек гомерләр харап булды

Берсенеке өзелде, икенчесе хөкем алдына басарга мәҗбүр.

Берсенеке өзелде, икенчесе хөкем алдына басарга мәҗбүр.

22 декабрьдә Башкортстанның Янавыл районында юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән.
ЮХХДИдән хәбәр итүләренә караганда, Янбарис - Кисәк-Каен - Айбүләк автоюлының 9нчы чакрымында Нефтекамадан 35 яшьлек хатын "Лада XRAY" руле артында 22 яшьлек кызны бәрдергән. Машина йөртүче сүзләренә караганда, җәяүле юл уңаеннан яктылыкны кире кайтаргыч элементлары булмаган киемдә китеп барган. Водитель аны күрмәгән.

Кыз авыр җәрәхәтләр ала һәм вакыйга урынында һәлак була.

Бу көнне республика юлларында барлыгы 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда сигез кеше һәлак булган һәм 21 кеше зыян күргән.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас