+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
24 декабрь 2019, 10:35

Баланы мәсхәрә иткәннәр

Уфада өлкән сыйныф укучылары башлангыч мәктәп укучысын җәфалаган.

Уфада өлкән сыйныф укучылары башлангыч мәктәп укучысын җәфалаган.
Бу хәл турында республика Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары советы әгъзасы Динар Зәйнуллин социаль челтәрләрдәге үз битендә хәбәр итте. Аңа ярдәм сорап кызның әнисе мөрәҗәгать иткән.
Ул өлкән сыйныф укучыларының баланы кыйнавын, куркытуын һәм үз-үзен үтерүгә өндәвен белдергән. Кыз озак вакытлар әнисенә бу хәл турында сөйләргә җөрьәт итмәгән.
Әлеге хәл агымдагы елның октябрендә булган. Хәзер, әнисе сүзләренә караганда, кызны интектерүчеләрнең кайберләренең шәхесләре билгеләнгән, әмма әле бик күп сораулар кала.
Бала укыган мәктәптә аның әти-әнисе ягыннан социаль педагогка телдән мөрәҗәгать булуын расладылар. Шул уңайдан видеокүзәтү камераларыннан язмалар тикшерелде, шулай ук мәктәпнең берничә укучысы сораштырылды. Әмма, завуч сүзләренә караганда, кызны мәсхәрәләү очраклары ачыкланмаган.
Билгеле булганча, хәзер кыз өй шартларында белем ала. Ата-аналар хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Читайте нас