Башкортстан прокуратурасы корал һәм сугыш кирәк-яраклары сату сайтларын япкан.
Октябрьский шәһәре прокуратурасы ату коралын һәм сугыш кирәк-яракларын сату буенча алты сайтны ачыклады. Бу Интернет-ресурсларга керү ирекле иде.
“Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны яклау турында” Федераль закон җинаять яки административ җаваплылык каралган мәгълүматны таратуны тыя.
Корал һәм сугыш кирәк-яракларын законсыз сатып алу, тапшыру, саклау һәм ташу өчен җинаять җаваплылыгы яный. Шуңа бәйле рәвештә күзәтчелек органы күрсәтелгән сайтларга керү мөмкинлеген чикләүне таләп итеп судка мөрәҗәгать итте. Күзәтчелек ведомствосының таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелгән.
Суд карарлары “Роскомнадзор” Идарәсенә үтәү өчен җибәрелгән, дип хәбәр итә “Башинформ”.