Вице-премьер Ленара Иванова үз исеменнән таратыла торган хатлар уңаеннан прокуратурага мөрәҗәгать итәргә ниятли.
Билгесез кешеләр урындагы эшкуарга, янәсе, ул куйган мөрәҗәгать юллаган. Анда алар халыкның социаль яктан якланмаган төркемнәре өчен торак төзүгә хәйрия ярдәме сорый һәм, янәсе, 60 мең сумга якын башкарылган эшләр сметасын куя.
Яхшылабрак карасаң, хатта кайбер хаталарны күреп була. Мөрәҗәгать Уфа хакимияте бланкында язылган, вазыйфасы да дөрес күрсәтелмәгән.
Ленара Иванова - Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры. Ул: "Яхшы эшлиләр, хат кына түгел, Мәскәү исәбенә счет та язганнар. Шуңа күрә бар кешенең дә хатның язылышына, бланкның дөреслелегенә игътибар белән каравын теләр идем. Мин андый хатларга кул куймадым һәм шушы уңайдан прокуратурага мөрәҗәгать итәргә җыенам", - дип белдергән.