Уфада полиция хезмәткәрләре автомобильләр урлаучыны тоткан. Яшь кешенең йорты янында полицейскийлар, шулай ук, урланган машинаны тапкан.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, Уфа полициясенә бер төн эчендә халыктан аларның транспорт чараларын урлау турында берьюлы ике гариза килгән. Ике җинаять тә бер-берсеннән ерак түгел эшләнгән. Беренче очракта "ВАЗ-2115" хуҗасы үз машинасын калдырган урыннан ерак түгел тапкан. Икенче очракта "ВАЗ-2112" автомобиле урланган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, шикләнелүче егет башта "ВАЗ-2115"не урларга тырышып караган, ләкин ишегалдында машина баткан. Шуннан соң ул аны ташлаган да икенче машина торган күрше ишегалдына юлланган. Аның белән егет Уфа районының Нөрле авылындагы өенә кайтып җитә алган.
"Оператив-эзләү чаралары барышында 7нче полиция бүлеге һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре идарәсе хезмәткәрләре урлаучыны тоткарлады. Шикләнелүче үз гаебен таныган, шул рәвешле тизрәк өйгә кайтып җитәргә теләдем, дип сөйләгән ", - диделәр ведомствода.
Хәзерге вакытта автомобильләр законлы хуҗаларына кайтарылган. Урлау фактлары буенча Русия Җинаять кодексының 166нчы мәддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган, дип яза "Башинформ".