Күмертауда Башкортстан территориясендә наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән ун кешелек җинаятьчел төркем суд каршына басты.
Эш материаллары буенча, ике шәһәр кешесе, төркем оештырып, тыелган матдәләр сату өчен интернет-кибет ачкан. Җинаять эшчәнлегендә 21 яшьтән 43 яшькә кадәрге ир-егетләр катнашкан.
Берәүләр - бандага яңа әшнәләрен җәлеп итеп, мессенджерда наркотик сатып алучылар белән аралашкан, ә икенчеләре курьер ролен үтәгән һәм товарны төрле урыннарга яшергән.
Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, аларны 2018 елда тоткарлаганнар, өч килограммнан артык тыелган матдә тартып алганнар. Фигурантлар, җинаятьтә катнашуларының роленә һәм дәрәҗәсенә карап, суд каршына законсыз рәвештә наркотиклар сату һәм аны оешкан төркем тарафыннан зур һәм аеруча зур күләмдә сатарга маташу турындагы мәддәләр буенча баскан.
Хөкем ителүчеләр гаепле дип табылган һәм биш елдан ун елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән. Алар катгый режимлы колониядә тотылачак.