+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
10 гыйнвар 2020, 12:45

Үтергән дә, чокырга күмеп, бетон белән томалаган

Моны бичара кызның бертуган абыйсы эшләгән.

Моны бичара кызның бертуган абыйсы эшләгән.

Красноярк краенда моннан ун ел элек булган җинаять ачыкланган.
Тикшерү фаразы буенча, 2010 елның җәендә Березовка бистәсендә укучы 14 яшьлек кыз 25 яшьлек абыйсы йорты янында спиртлы эчемлекләр кулланган. Егет туганын мәсхәрәләгән, шуннан соң скотч белән буган. Җинаятьче мәетне ике метрлы чокырга яшергән һәм күпмедер вакыттан соң аны бетон белән томалаган.

Әлеге вакытта гаепләнүче кулга алынган. РФ Җинаять кодексының "Кеше үтерү" мәддәсе буенча эшне тикшерү дәвам итә. Башта үтерүче, тикшерүчеләрне бутарга теләп, мәетне поселок артындагы торф чокырына яшерүен белдергән. Ләкин георадар ярдәмендә үтерелгән кызның сөякләре табылган.
Фото: Лента.ру
Читайте нас