Берничә көнгә бикле фатирда калган өч яшьлек сабый ачлыктан җан биргән.
Мария Пленкина өч яшьлек баласын фатирда бикләп кәеф-сафа корырга китә. Берничә көн буена ул өенә кайтмый. Баласының үлү хәбәрен ишеткәч кенә пәйда була. Ә ачлыктан, сусаудан үлгән балага әбисе тап була. Сабый ачыккач, хәтта кер юуу порошогын ашаган. Җилбәзәк ана, күршеләрен су бастырудан куркып барлык краннарны да ябып киткән булган.
Тикшерү барган бер ел дәвамында Пленкинаның акылы зәгыйфь түгелме, дип экспертизалар үткәргәннәр. Табиблар аны сәламәт дип тапкан. Киров шәһәре судына баланың әбисеннән башка беркем дә шаһит булып килмәгән, дип яза “Эхо Москвы”.
Фото: Интернет челтәреннән