Озакламый бу хакта карар кабул итәчәкләр.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, гуманизм принципларына таянып, Русия Конституциясенең 103 статьясына нигезләнеп, илдә амнистия үткәрергә җыеналар. Бу уңайдан Дәүләт думасында карар проекты тикшереләчәк. Проект 14 пункттан тора. Аннан күренүенчә, тәү чиратта, амнистиягә артык хәвеф тудырмаган җинаятьләр өчен җаваплылыкка тарттырылганнар эләгәчәк. Шулай ук җәза срогы 5 елдан артмаган тоткыннар да иреккә чыгарга мөмкин. Тагы да кайсы категория тоткыннарның азат ителәчәге әлеге карар кабул ителгәннән соң билгеле булачак, дип хәбәр итә үзәк матбугат.