Кичә Уфада мәзәк хәл булган.
Ике ир, азык-төлек кибетеннән түләү аппаратын урлап, аны машинага салып алып киткән. Кибетнең сизгер хезмәткәре, машинаның номерын хәтердә калдырып, мәгълүматларны полициягә тапшырган.
Ә теге икәү, чүкеч ярдәмендә терминалны ачып, 8 мең сум акча алганнар. Алар акчаны бүлешкәннәр, ә аппаратны ташлаганнар.
Каракларны җинаять кылганнан соң берничә сәгатьтән соң тоткарлыйлар. Алар 37 һәм 29 яшьлек уфалылар булып чыккан, берсе элек берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тарттырылган. Хокук сакчылары җинаять эше кузгаткан.
Егетләр гаепләрен тулысынча таныган, шулай ук Уфа шәһәре территориясендә тагы ике терминалны урлауларын таныган. Үз гамәлләрен алар күңел ачу өчен акча юнәтү нияте белән аңлаткан.