+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
14 гыйнвар 2020, 10:30

“Төп сәбәпче – эчкечелек һәм әхлаксызлык...”

Кешеләрне җинаять кылуга шушылар этәрә, дип исәпли Уфаның Киров районы прокуроры Илһам Хәбибуллин12 гыйнварда Русия Прокуратурасы көне билгеләнде. Прокуратура гражданнар үз бәла-казалары һәм проблемалары белән мөрәҗәгать итә алган төп дәүләт органы булып тора. Хезмәтнең иң төп һәм өстенлекле юнәлешләре булып кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен үтәүне күзәтү, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм законлылыкны тәэмин итү торды һәм шулай булып кала да.Бүген безнең әңгәмәдәш — Уфаның Киров районы прокуроры Илһам Хәбибуллин.

Кешеләрне җинаять кылуга шушылар этәрә, дип исәпли Уфаның Киров районы прокуроры Илһам Хәбибуллин

12 гыйнварда Русия Прокуратурасы көне билгеләнде. Прокуратура гражданнар үз бәла-казалары һәм проблемалары белән мөрәҗәгать итә алган төп дәүләт органы булып тора. Хезмәтнең иң төп һәм өстенлекле юнәлешләре булып кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен үтәүне күзәтү, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм законлылыкны тәэмин итү торды һәм шулай булып кала да.
Бүген безнең әңгәмәдәш — Уфаның Киров районы прокуроры Илһам Хәбибуллин.

— Илһам Галиевич, башка­ланың Киров районында җинаять­челеккә бәйле хәл ничек? 2018 елдагы белән чагыштырганда, былтыр уңышлар булдымы? Сез­неңчә, кешеләрне җинаять кылуга нәрсә этәрә?
— Республикада Прокуратура һәм барлык хокук саклау органнары тарафыннан җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча җитди эш алып барыла. Былтыр Уфа шәһәренең Киров районы терри­ториясендә 3330 җинаять теркәлгән, бу, 2018 елдагы белән чагыштырганда, 45кә кимрәк.
Җинаятьләрнең күбесе гражданнар­ның һәм предприятиеләрнең милкен урлау белән бәйле. Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр дә кимеми, узган елда шундый 371 җинаять теркәлгән.
Аеруча авыр җинаятьләрнең, ягъни кеше үтерүләрнең, кимүен билгеләр идем. Әйтик, әгәр 2018 елда шундый 8 җинаять кылынган булса, былтыр бу сан 4кә төшкән.
Районда теркәлгән җинаятьләрнең динамикасы һәм структурасы турында статистика мәгълүматлары, җинаять эшләре материалларына анализ ясау җинаять кылуның төп сәбәпләре социаль-икътисади характердагы негатив факторлар: районда яшәүчеләрнең байтак өлешендә таралган эчкечелек, әхлак дәрәҗәсенең түбән булуы, дәүләт һәм җәмгыять билгеләгән хокукый һәм әхлакый нормаларны һәм тәртип кагыйдәләрен үтәүгә битараф караш булуы белән бәйле икәнен күрсәтте.

— Район прокуратурасы тарафыннан торак-коммуналь хуҗа­лык һәм төзелештә өлешләтә катнашу өлкәләрендә нинди эш алып барыла?
— Төзелештә өлешләтә катнашу өлкәсендә законлылыкны тәэмин итү югары социаль әһәмияткә ия. Бу уңайдан район прокуратурасы тарафыннан дольщикларның хокуклары үтәлешенә аерым игътибар бирелә.
Прокуратура тарафыннан мондый төзелешләрнең барлык стадияләрендә дә хәлләр даими рәвештә мониторинг­лана.
Район территориясендә 24 төзүче тарафыннан күпфатирлы 86 йорт төзелә, шуларның 75енә 7 мең кешенең 27 миллиард сумнан артык акчасы җәлеп ителгән.
Район прокуратурасы, дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары белән берлектә, төзелештә өлешләтә катнашу юлы белән торак төзүнең яңа тәртибенә күчүне даими контрольдә тота. Тырышлыклар, барыннан да элек, дольщик­ларның бозылган хокукларын тергезүгә юнәлтелгән. Шуңа бәйле рәвештә иске кагыйдәләр буенча төзелеп бетәчәк күпфатирлы барлык йортлар төзелеше аерым контрольгә алынды.
Төзелүче торак объектлары турында мәгълүматлар базасы булдырылды, гражданнарны җәлеп итеп төзелүче торак йортлар һәм файдалануга тапшыру вакыты бозылган йортлар кертелгән объектлар исемлеге бар.
Республиканың Транспорт һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе, аның урынбасарлары, шәһәр округы һәм район хакимияте, төзүчеләр катнашлыгында турыдан-туры төзелеш объектларында очрашулар үткәрелә. Бу эшкә дольщиклар берләшмәләре даими җәлеп ителә.
Әйтик, былтыр шундый 15 очрашу оештырылды, аларның нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы инвесторларга һәм “проблемалы” объектларның конкурс идарәчеләренә хокук саклау органнарыннан җинаять эшләренә кагылышлы кирәкле документларны таләп итү буенча ярдәм күрсәтте, бу исә төзелеш-техник экспертизаларның башлануына уңай йогынты ясады. Әлеге объектларны төзеп бетерү район прокуратурасы тарафыннан контрольгә алынды.
Власть органнары белән берлектә кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә, былтыр сафка кертү буенча сроклары бозылган ике йорт файдалануга тапшырылды. Әлеге йортларны тапшыру белән 200 гражданның хокукы тергезелде. Бүген төзелеп беткән йортлар саны район территориясендәге төзелеш объектлары санының 10 процентын тәшкил итә.
Шул ук вакытта проблемалар дә кала. Мәсәлән, 27 йортны төзүнең беренчел сроклары бозылган, шуларның 19ы проблемалы дип табылган, зыян күргән гражданнар исемлегенә 351 дольщик кертелгән. Шуңа бәйле рәвештә, район прокуратурасы, кызыксынучы органнар белән берлектә, киңәшмәләрдә һәм эшлекле очрашуларда билгеләнгән чараларны тормышка ашыра. Нәтиҗәдә, 19 объектның 17се буенча төзелешне тәмамлау ысулы турында карарлар эшләнгән һәм расланган.
Безнең прокуратура тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык турындагы законнарны үтәү өлкәсендә граждан­нарның хокукларын яклау буенча да актив күзәтчелек эшчәнлеге алып барыла. Мәсәлән, узган елда 80нән артык закон бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән коммуналь хезмәтләрне тиешле сыйфатта күрсәтү, тормыш эшчәнле­генең нормаль шартларын тәэмин итү, кулланучылар хокукларын саклау өлкәсендә.
Былтыр район прокуратурасына әлеге мәсьәләләр буенча 160тан артык мөрәҗәгать керде. Аларның күбесендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен тү­ләүләрнең дөрес исәпләнмәве турында дәлилләр бар. Мисал өчен, мөрә­җәгать буенча үткәрелгән тикшерү күрсәткәнчә, күпфатирлы йортның идарәче компаниясе мөрәҗәгать итү­чедән гомумйорт милкен карап-тоту буенча коммуналь ресурслар өчен, шул исәптән уртак мөлкәтне файдаланганда һәм карап-тотканда кулланыла торган коммуналь ресурслар өчен акча тү­ләттергән.
Шул ук вакытта “Уфаводоканал” предприятиесе, шулай ук, гариза бирү­чедән гомумйорт милкен карап-тот­канда коммуналь ресурслар өчен түләү таләп иткән. Шулай итеп, бер хезмәт өчен икеләтә түләтү ачыкланды.
Ачыкланган хокук бозулар факты буенча чимал белән тәэмин итү оешмасы адресына күрсәтмә кертелде, аны карау нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчегә яңадан исәп-хисап ясалды.

— Илһам Галиевич, сезнең районда коррупциягә каршы көрәш буенча хәл ничек тора?
— Коррупциягә каршы тору өлкә­сендә законлылыкны тәэмин итү дәүләт власте органнарының барлык инсти­тутларының көйле эшенә ярдәм итә.
Былтыр район прокуратурасы тарафыннан закон бозуның 23 очрагы ачыкланган. Аерым алганда, дәүләт хезмәт­кәренә ришвәт биргән өчен 2 юридик берәмлек 1 миллион сум күләмендә штрафка тарттырылган. Ике оешма җитәкчесенә элекке эш бирүчеләренә дәүләт хезмәткәрләрен юридик компа­нияләргә эшкә урнаштыру турында хәбәр итмәгән өчен 20 мең сум күләмендә штраф салынды.
Район прокуратурасы “Россельхозбанк” җәмгыятенең Башкортстан төбәк филиалында коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. Аның барышында Суд прис­тавларының Стәрлебаш районы бүле­генең элекке суд приставы-башкару­чысының банк филиалына эшкә кабул ителүе ачыкланды. “Коррупциягә каршы көрәш турында” Федераль закон ниге­зендә, элекке дәүләт хезмәткәрләре эштән киткәннән соң ике ел дәвамында эшкә урнашканда дәүләт хезмәт­кәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиянең ризалыгын алырга тиеш. Бу очракта закон таләпләре үтәлмәгән. Закон бозуларны бетерү максатында, район прокуратурасы банкның Башкортстан филиалына представление кертте, нәтиҗәдә, хезмәткәр биләгән вазыйфасыннан азат ителде.
Гомумән, былтыр суд тарафыннан 12 кешегә карата коррупцион юнә­лештәге 11 җинаять эше каралды. Мәсә­лән, Русия Эчке эшләр министр­лыгының Уфа юридик институты укытучы-методисты бер абитуриентны укырга кертергә ярдәм иткәне өчен аның әти-әнисеннән 100 000 сум акча алган. Суд аны 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте һәм 3 елга хокук саклау органнарында вазыйфа биләүне чикләп, 50 мең сум штраф билгеләде.

— Террорчылыкка һәм экстремистлык эшчәнлеккә каршы тору өлкәсендә район прокуратура­сының роле нинди?
— Федераль иминлек турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү өлкәсендә район прокуратурасы тарафыннан Интернет челтәрендә экстремизм күренешләрен кисәтүгә, объект­ларның сакланышын тәэмин итү мәсьәләләренә игътибар бирелде.
Былтыр район прокуратурасы тарафыннан шундый 243 очрак ачыкланган. Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору максатларында мәгариф органнары, дини оешмалар вәкилләре катнашлыгында ведомствоара киңәшмәләр даими үткәрелә.
Әйтик, район прокуратурасы тарафыннан бер оешмада экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турындагы законнарның үтәлешенә тикшерү үт­кәрелде. Анда экстремистик матери­алларның федераль исемлегенә кер­телгән әдәбият саклануы ачыкланды. Әлеге факт буенча район прокуратурасы оешма директорына карата закон таләпләрен бозуны бетерү турында күрсәтмә бирде, ул канәгатьләндерелде.
Шулай ук, үткәрелгән тикшерү барышында республика районнарының берсендә яшәүче 23 яшьлек кешенең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге шәхси битендә экстремистик әдәбият исем­легенә кертелгән китап текстын урнаштыруы ачыкланды. Бу факт буенча район прокуратурасы аңа карата административ эш кузгатты. Хәзерге вакытта аның социаль челтәрдәге бите ябылган.

— Кешеләр сезгә нинди проблемалар белән ешрак мөрәҗәгать итә?
— Бүген Прокуратураның төп бурычы — законлылыкны саклау, шуңа күрә прокуратура хезмәткәрләре барлык өлкәләрдә дә тикшерүләр үткәрә. Без гражданнарның хокукларын һәм ирек­ләрен яклау буенча шактый зур эш башкарабыз, һәм мөрәҗәгатьләрнең саны даими арта баруы безгә кешеләрнең ышанычын күрсәтә.
Район прокуратурасының өстенлекле юнәлешләренең берсе — хезмәт законнары үтәлешен күзәтү. Килгән мөрә­җәгатьләрнең күбесе хезмәт хакын түләмәү мәсьәләсенә кагыла.
Узган елда прокурор тикшерүе нәти­җәсендә закон бозуларның 650дән артык очрагы ачыкланган.
Мисал өчен, узган чорда матбугат чараларында Приморье краенда эш­ләүче республика кешеләренә хезмәт хакын түләмәү турындагы мәгълүмат­ларны урнаштыруга бәйле рәвештә, район прокуратурасы тарафыннан “Уфанефтемаш” предприятиесе эшчәнлеге тикшерелде, аның барышында хезмәт хакы буенча 2 миллион сумнан артык бурыч булуы билгеләнде. Шул рәвешле, район прокуратурасы тарафыннан “Уфанефтемаш” директорына карата хезмәт законнарын бозуны бетерү турында күрсәтмә бирелде, ул тикшерелде һәм канәгатьләндерелде, вазыйфалы кеше дисциплинар җаваплылыкка тарттырылды. Моннан тыш, юридик берәмлеккә 35 мең сум штраф салынды.
Шулай ук, район прокуратурасы, хезмәткәрләр мәнфәгатен күздә тотып, судка дәгъвалар белән мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта әлеге бурыч тулы күләмдә түләнгән.
Былтыр прокурор катнашлыгы нә­тиҗәсендә хезмәт хакы буенча 92 миллион сумнан артык бурыч кайтарылган.

— Яңа елга нинди теләкләрегез бар?
— Форсаттан файдаланып, прокуратура хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Яңа ел бәйрәме һәм Прокуратура көне белән котлыйсым килә. Гамәлдәге хезмәткәрләргә — һөнәри җиңүләр, ныкышмалылык һәм эшләрендә уңышлар, ә прокуратура ветераннарына ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телим! Гаиләләрдә иминлек һәм мәхәббәт булсын!
Читайте нас