1991 елда Башкортстан егете Омск шәһәрендә бер кызга һөҗүм итә.
Ул корбанын кыйный, берничә тапкыр көчли һәм талый.
Бу мәхшәрдән котылганнан соң зыян күрүче полициягә гариза яза. Хокук сакчылары җинаятьчене таба алган, тик соңыннан ниндидер гаҗәп хәл булган. Урындагы тикшерүче хәшәрәтнең фамилиясендә (Мөфтәхетдинов) хата җибәргән. Шуның аркасында сводкаларда теркәлмәгән җинаятьче җәзадан котылып калган һәм туган ягы Башкортстанга кайтып киткән. Аны эзләү 2007 елда туктатылган.
Тикшерү былтыр яңадан тергезелә, чөнки элегрәк җибәрелгән хата ачыклана. Ул чакта кызны күптән түгел колониядән азат ителгән 20 яшьлек егет көчләве билгеле була. Яшь кеше туган ягына кайтканда Омскида тукталган булган. Аннары ул тагын тугыз көчләү кылган, алар өчен хөкем ителгән. Хокук сакчылары аны нәкъ менә колониядә тапкан да инде.
Тикшерүчеләргә Мөфтәхетдинов күрсәтмә бирүдән баш тарткач, аны шаһит һәм зыян күрүче катнашлыгында тикшерү эшләре үткәрү өчен Омскига алып киләләр. Алар 1991 елда бирелгән барлык мәгълүматларны раслый һәм шикләнелүчене таный.
Мөфтәхетдиновның гаебен дәлилләргә мөмкин була, ә менә җаваплылыкка тарттыра алмыйлар. Күп вакыт үтү сәбәпле, эшне ябарга туры килә.
Фото: социаль челтәрләрдән.