+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Хокук
16 Января 2020, 12:45

Коймак пешергәндә үтергән

Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә бер вахтовикның хатыны кунакка килгән сөяркәсенә пычак тыга.

Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә бер вахтовикның хатыны кунакка килгән сөяркәсенә пычак тыга.

Бу көнне ире төньякта тир түккән хатын сөяркәсен өенә чакыра. Ул үзе дә авыр эштән кайткан була. Егет аңа эчәргә тәкъдим итә. Шактый "җылынгач", алар арасында низаг чыга. Тиздән гауга тына.
Мөнәсәбәтләрне ачыклау сөеклесен сыйларга коймак пешерә башлагач дәвам итә. Хатын ул вакытта плитә янында басып торган була, шулчак арттан ирнең якынлашуын сизеп, кинәт кенә борыла да аның корсагына пычак кадый.

Аннары ул яраны эшкәртеп, бәйләп куйган. Ләкин ир күп кан югалтудан җан биргән.

Бу вакытта өйдә ике үсмер бала да булган. Әмма алар телевизор караганлыктан, берни дә ишетмәгән...

Суд хатынны дүрт елга гомум режимлы колониягә озаткан. Ул сөяркәсенең туганнарына 300 мең сум акча да тиеш. Ярый әле үзенең ире Себердә эшли...
Фото: Газета.ру
Читайте нас