+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
16 гыйнвар 2020, 07:05

Суд залында атыш...

Суд приставы һәлак булган, шаһидә яраланган.

Суд приставы һәлак булган, шаһидә яраланган.

Новокузнецк шәһәре судында бер ир мылтыктан ут ачкан.

Аны тоткарларга уйлаган суд приставы каты яраланган һәм ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Янә бер хатын (процесста шаһидә булып катнашкан) каты яраланган.

Атучы әлеге процесста каза күрүче буларак катнашкан һәм, мировой суд карары белән килешмичә, залдан чыгып, машинасыннан мылтык алып кергән дә ут ачкан. Мылтыгын кабаттан корырга уйлаганда аны тоткарлаганнар, дип хәбәр итә “Интерфакс”.



Фото: Интернет челтәреннән.
Читайте нас