+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Хокук
18 гыйнвар 2020, 07:30

Алдашкан өчен 11 ел төрмә!

Өй салып бирәм, дип акча җыйган...

Өй салып бирәм, дип акча җыйган...

Уфаның Орджоникидзе район суды «Ичхаус» һәм «ФСК Дом каждому» компанияләре хуҗасы, 31 яшьлек Станислав Култаевны 11 елга хөкем итте.

Култаев Нефтекама, Ырынбур шәһәрләрендә һәи Иглин районында 19 кешене алдауда һәм аларның 14 миллион сум акчасын үзләштерүдә гаепле дип табылды. Башкортстан прокуратурасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, әлеге клиентлар белән ул йорт төзеп бирү турында килешүләр төзегән.

Башта берничә йорт салынган, соңрак Култаев килешүне бозган, җыелган акчаларны үз мәнфәгатьләрендә тотынган, дип хәбәр итә «Коммерсантъ».



Фото: Интернет челтәреннән.
Читайте нас