+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Хокук
18 гыйнвар 2020, 12:25

Бала үлемендә гаепле анага 13 ел биргәннәр

Өч яшьлек сабый ачлыктан һәм сусаудан вафат булган иде.

Өч яшьлек сабый ачлыктан һәм сусаудан вафат булган иде.

Җилбәзәк ана - Мария Пленкинаның баласын берничә көнгә бикле фатирда калдыруы, ә өч яшьлек сабыйның ачлыктан һәм сусаудан вафат булуы хакында хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә Киров шәһәрендә Мария Пленкина өстеннән суд эше тәмамланды. Аны 13 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарылды.

...Мария Пленкина, өч яшьлек баласын фатирда бикләп, кәеф-сафа корырга китә. Берничә көн буена ул өенә кайтмый. Баласының үлү хәбәре килеп ирешкәч кенә пәйда була. Ә ачлыктан, сусаудан үлгән балага әбисе тап була. Сабый ачыккач, хәтта кер юуу порошогын ашаган. Җилбәзәк ана, күршеләрен су басудан куркып, барлык краннарны да ябып киткән булган. Тикшерү барган бер ел дәвамында Пленкинаның акылы зәгыйфь түгелме, дип экспертизалар үткәргәннәр. Табиблар аны сәламәт дип тапкан.



Фото: Интернет челтәреннән.
Читайте нас